Чыршы бәйрәмендәге күңелле уеннар (6+)

16 декабрь көнне 10 нчы санлы китапханә бәйрәм алдыннан мәктәп укучыларын күңелле уеннарда катнашырга чакырды. Беркем дә ямансулап утырмады!

Яңа ел – матур, тылсымлы, кабатланмас, шау-шулы, гаҗәеп бер бәйрәм. Чара башында китапханәче балаларны мультимедиалы презентация ярдәмендә әлеге тылсымлы бәйрәмнең тарихы, төрле илләрнең яңа ел гореф-гадәтләре һәм йолаларының күптөрлелеге белән таныштырды.

Как веселая игра
10ф. «Как веселая игра скуку с елки прогнала»
10ф.Предсказания из волшебной шкатулки
10ф. Игра «Собери снежинки»
10ф. Паровозик в Новый год
10ф. Щиплет за уши мороз

Кызганыч, төрле илләрнең әкият геройлары үзләре бәйрәмгә килә алмады, шулай да «котлау телеграммалары» җибәрде, әмма кемнән икәнен язарга онытканнар. Балалар исә бу хатларның эчтәлекләре буенча аларның кемнән икәнен ачыклый алды. 
Шуннан соң балалар төрле уеннарда, бәйгеләрдә һәм викториналарда катнашты. Алар күңел ачып кына калмады, ә кышкы табышмаклар, яңа ел ребуслары чишеп, «Хәрефләр буталчыгында» сүзләрне эзләп табып, «суык» әдәби викторина сорауларына җавап биреп, үзләренең белемнәрен һәм тапкырлыкларын да күрсәтте. 
«Дөрес-дөрес түгел…» уенында мәзәкләр тыңлап, дөресме, әллә юкмы икәнен әйттеләр. «Көйне таны» музыкаль бәйгесендә яраткан мультфильмнарыннан күңелле кышкы җырларны җырладылар. Бияләйләр киеп, кар бөртекләрен җыю биреме бик күңелле узды. 
Шулай ук укучылар тылсымлы тартмачыктан киләсе 2023 елга һәр зодиак билгесенә туры килүче фаразларны тартып чыгарды һәм укыды. 
Бу көнне яңа ел чыршысы янында урнашкан матур рәсемле китап күргәзмәсе популяр булды, анда «кышкы» әкият һәм шигырьләр тәкъдим ителде. 
Китапханәдә бәхетле балалар елмаю-көлү тавышларыннан күңелле һәм шатлыклы рух хакимлек итте!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: